ФК
Фирдәүсә Кәримова
2 ноябрь, 2012 ел

Кайнатага

Килен булып төшкән көннән "әти" дидем,
Бер күрүдә синең алда башым идем.
Төгәл, кырыс, табигатьле булсаң да син,
Чит балага, җылы итеп, "кызым" дидең.

Ул көннәрдән шактый гомер үтте инде,
Кушылдылар сезнең белән барыр юллар.
Син бик тырыш, эшчән, ярдәмче булганга,
Җиңел үтте, әти, сезнең белән еллар.

Туган көнедә әйтик әле кабартмыйча,
Синдәй кеше гаиләнең чын терәге.
Бүген ир-ат арасында, ни кызганыч,
Безнең әти кебек була бик сирәге.

Рәхмәт, әти, үрнәк яши белгән өчен,
Егетләр күк җилдәй җитез әле үзең.
Туган көндә чын күңелдәй саулык телик,
Матур булсын, тыныч булсын гомер көзең.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0211121444
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез