ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел

Җырчыга

Кешеләргә гел изгелек кылыйк.
Кемнең нәрсә килә кулыннан.
Сезнең гомер - җырлы моңлы гомер,
Моң озата барыр юлыңнан.

Ходай биргән моңны хискә төреп
Җан өрәсез шигъри юлларга.
Сихри талант белән гади юллар
Әйләнәләр моңлы җырларга.

Сандугачлар таңнар илһам бирсен
Саекмасын күңел түрегез.
Диңгез-дәрьяләрдән энҗе чүпләп,
Мәңге үлмәс җырлар үрегез!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2012121449
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез