ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел

Җырчыга

Җырлы кешеләр күп туа,
Сирәк туа моңлысы.
Күңелең тирән дәрья, ахрысы,
Нинди моңлы җырлыйсың!

Син җырласаң онытыла
Бу дөньяның сагышы.
Моңнарында урман шавы,
Чишмәләрнең агышы.

Тибрәтсәң моңың белән
Күңелнең нечкә кылын.
Тирән моңың саекмасын
Киң тигез булсын юлың.

Күктән иңгән талант белән
Тыңлаучыны сөендер.
Синең моңсу җырларыңда
Чып-чын татар көедер.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2012121450
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез