ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел
Ни гаҗәптер, төрле сыйфат белән
Туа җиргә адәм баласы.
Тыштан охшаш кебек, әмма эчтән
Төрлелеккә хәйран каласың.

Берәүләр матур, чибәр булса,
Икенчесе эшчән һәм уңган.
Өченчесе гүя туганда ук
Туган җанлы булып ул туган.

Кемдер туры сүзле, ачу тотмый,
Әйтсә әйтә бәреп турысын.
Авыр чаклар булса ышанычлы,
Яхшылыкның кыла зурысын.

Кайбер кеше бик ягымлы була,
Җәлеп итә ачык йөз белән.
Өстәлендә ипи, тозы булса,
Сыйлый белә тәмле сүз белән.

Санап киткән барлык сыйфатларны
Безнең апа җыйган үзенә.
Матурлыкның бөтен сыйфатлары
Эчтән бәреп чыккан йөзенә.

Ягымлы да, уңган, тырыш та ул,
Туры сүзле һәм ачык йөзле.
Изге туган җанлылыгы белән
Берләштереп тора ул безнең.

Киңәш-табыш кирәк булган чакта
Һәрберебез аңа таяна.
Бүген дә ул нәсел-кабиләдә
Барыбызга терәк багана.

Арабызда якты йолдыз булып,
Озак янсын мәңге сүнмәсен.
Кылдан нечкә, хисле күңел генә
Яшәүләрдән тик сүрелмәсен.

Туган апа, юбилеең белән
Теләкләрнең сиңа олысы.
60 яшьлек тантанага бүләк -
Барыбызның йөрәк җылысы
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2012121454
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез