ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел

Кодачага

Гыйбрәт булсын дип өйрәнәсең,
Язмышларны вакыт табып.
Киләчәк буыннар өчен
Булыр иде китап язып.

Ничә томлы ул китапның
Кабатланмас һичбер бите.
Кеше саен күпме язмыш,
Укыр идең исең китеп.

Укыганда тузганаклы
Сары чәчәк аткан битне.
Туганың күк үз күрерсең,
Яшь аралаш хәтта читне.

Әгәр күрсәң, укыганда,
Елмаеп торган кояшны.
Уртаклашып, чит бәхетне
Күтәрерсең таудай ташны.

Әмма никтер бик күп биттә
Бар болыты, кояшы да.
Хак Тагәлә тигез бирә
Шатлыгын да, сагышын да.

Юбиляр дус, сезнең биттә
Күреп була һәрбер төсне.
Бер карасаң, сез узган юл
Чытырманлы урман төсле.

Бер карасаң тигез дала,
Бар инеше, бар елгасы.
Беркем белми ул елганың
Тагын күпме агасын?

Теләгебез - ул елганың
Агар юлы озын булсын.
Балаң, онык туганнарың
Сине гел кадерләп торсын.

Нәкъ бүгенге кебек шулай
Түп-түгәрәк булсын табын.
Кызың, кияү, оныкларың
Бизәсен язмыш китабын.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2012121453
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез