ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел
Бүген синең туган көнең -
Бик күркәм юбилеең.
Исәнлектән һәм тигезлектән
Аермасын Ходаем.

Һаман шулай бергә-бергә
Яшәргә язсын сезгә.
Яшь өстенә ямьнәр өстәп,
Улыбыз кайтсын көзгә.

Ишегебез ачык булсын
Дусларга, туганнарга.
Бергә борчыла һәм бергә
Шатлана торганнарга.

Котлыйм сине чын күңелдән,
60 яшь ел да тулмас.
тирә-юньдә ирләр бик күп,
Синең кебекге булмас.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2012121456
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез