ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел

Апайга

Апа, синең туган көнгә
Юллыйк әле шигъри бәйләм.
Сабый чакта туган көннәр
Була иде бит зур бәйрәм.

Заман авыр булса да
Яши идек, рәхәт итеп.
Елга бер килгән ул көнне
Түземсезлек белән көтеп.

Синең бүген туган көнең,
Бездән сиңа кайнар сәлам.
Апа, сине чын күңелдән,
Котлыйм туган көнең белән.

Киләчәк гомерләрдә дә
Һаман шулай бергә яшик.
Бер-беребезгә хөрмәт белән
"Туганым" диеп эндәшик.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2012121457
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез