ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел
Бүген берәү бәйрәм итә,
45 яшь тулган икән.
Туган көнең хөрмәтенә
Ни теләкләр телик микән?

Яхшы кәеф телик башта,
Кәеф булса, саулык була.
Саулык булса күңелләргә
Шатлык, бәхет хисе тула.

Һәм дә телик озын гомер,
Тигезлеге озата барсын.
Гомерләрнең һәрбер көне,
Онытылмаслык булып калсын.

Кимемәсен, арта барсын
Балаларның хөрмәте.
Сезне һәрчак саклап йөртсен
Хак Тәгаләнең рәхмәте.

Телик әле юбилейла
Саулык дигән зур байлыкны.
100 яшькәчә яшәгез сез,
Шаккаттырып бар халыкны.

Озак еллар шатлык белән
Каршы алыйк март аен.
Туган көнеңне котларга
Насыйп итсен һәр яз саен.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2112121459
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез