ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел

Дуска

Хезмәттәш дус, туган көнгә
Якты кояш сибә нурын.
Без дә аңа кушылабыз,
Бәхетләрнең сиңа зуры.

Сине без бик яратабыз
Гадел, тырыш булган өчен.
Һаман шулай гөрләп яшә,
Артып торсын яшәү көчең.

Син таләпчән, кайчакларда
Шаян да була беләсең.
Характерың бик тә тыйнак,
Елмаеп кына көләсең.

Озак еллар бергә-бергә
Бүгенгедәү яшик әле.
Юллар безне аерса да,
Чын дусларча дәшик әле.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2112121460
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез