ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел
Картайдык дип әйтмик әле,
Яшь чактагы хис җанда.
Язмыш читтә яшәтсә дә,
Уйлар гел синең янда.

ТОрды микән, ашадымы,
Ни кием кидә өскә?
Аптыраган кыяфәттә
Керәсең кайчак төшкә.

Андый чакта, бит юганчы,
Телефон алам кулга.
Юк сәбәпләрне бар итеп
Кузгалам ерак юлга.

Ерак булса да якын ул,
Булгач сагыныпкөтүең.
Утыз өч ел кулны-кулга,
Бәйләп гомер итүчең.

Шулай язмыш гомер буе
Сыный безнең хисләрне.
Уй-гамәлләр бәйләнсә дә,
Ялгыз итә кичләрне.

Авырлыкка бирешмибез,
Чөнки хисләр сыналган.
Балачактан чыбыркылап
Дөнья белән кыйналган.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2112121461
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез