ДШ
Дилюс Шавалиев
26 декабрь, 2012 ел

Тик соңгысы

Хатларымны көн дә алган чакта,
Укыдың да ертып ташладың.
Уйламадың шулай бер көн килеп,
Уйга калыр диеп, башларың...

Язлар, җәйләр үтте, көзләр җитте,
Араларны өзде давыл-жил.
Искә төшер мине соңгы кабат,
Төшләремә, диям, бүген кил...

Югалдың син, сагынамын ди(е)п,
Хисләремнән нигә көләсең.
Сиңа атап язган бу юлларым,
Тик соңгысы булыр курәсең.


Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 2612121464
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез