БА
Билгесез автор
8 гыйнвар, 2013 ел
Сөйгән ярың башка ярга
Китеп барса, нишләр идең дип,
Сорасалар синнән кешеләр.
Ни дип җавап бирер идең.
Син, сораган шушы кешегә!

Бу кешенең күзләренә карап
Әйтермен аңа чын дөресен.
Йөрермен мин урам буйлап
Моңсу гына атлап юллардан,
Шул вакытта йолдызларга карап
Искә алырмын мин аны!

Искә алган чакларның да
Була бит төрле чаклары.
Моңсуланып, тынычкына,
Сагынган вакытлары.
Кай вакытта ачу саклап
Кирәгең юк инде диюләре.
Аерылышу
Уникаль идентификатор: 0801131465
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез