ФК
Фирдәүсә Кәримова
18 гыйнвар, 2013 ел
Нәрсә әйтим синең хакта,
Бар да белә болай да.
Тыштан кырыс күренсәң дә,
Юмартлыгың Ходайдан.

Хәл-хәленчә тырышасың,
Бүлешмәсең булганын.
Тәгәрмәчтәге тиен күк,
Юк синең тик торганың.

Кимчелексез кеше булмас,
Без бит әүлия түгел.
Булган әйбәт якларыңа,
Мең тапкыр риза күңел.

Рәхәтләнеп зур дәрт белән
Эшлисең бөтен эшне.
Бүген синең тормышыңа
Куябыз ике бишле.

Сәламәт бул, озак яшик,
Иңнәрне куеп иңгә.
Тынычлык һәм куанычлар
Телик туачак көнгә.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1801131466
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез