ШФ
Шафкат Файзрахманов
23 гыйнвар, 2013 ел
Күктә ай моңсулана,
Ул ялгызын сызлана.
Дуслары аның йолдызлар
Каплаганнар болытлар.

Эх болытлар торалар,
Нигә киртә коралар.
Аерып якын дусларны,
Файда күргәнегез бармы?...

Адәм тормышында юллар
Күктә яман болытлар,
Ялгызлык утында яндыралар
Тау сыман кара болытлар.

Юлларны үтеп була,
Булса теләген доньяда.
Араларны якынайтырга,
Бары кирәк тырышырга.

Сез сынмагыз, сынатмагыз,
Арагызны суытмагыз.
Көн аязып болыт китә,
Гомер белән юллар үтә.
Аерылышу
Уникаль идентификатор: 2301131575
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез