БА
Билгесез автор
23 гыйнвар, 2013 ел
Ярамаган эшләр күп дөньяда...
Ләкин һәркем моны аңламый.
Аңласа да,кайчак, йөрәк шулай
Ярамый дип, түзеп торалмый...

Кирәкмәгән чакта янган утка,
Бозлы суга барып ташлана...
Газаплар да, шатлыклар да-
Барысы да шулай башлана.

Ялгышларга белеп барабыз без,
Киләчәкне барлап уйларда...
Синең язмыш хәзер минем кулда,
Минем язмыш синең кулларда.

Дөресме бу,әллә, киресенчә,
Олы ялгыш булып калырмы?
Шушы юлдан газапларсыз
Һәрберебез үтә алырмы?

Үткән көндә булган хатирәләр
Бары үенечә генә калмасын...
Үзем өчен куңелем тыныч минем,
Язмыш сине утка салмасын..
(Неля Барсовна)
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2301131576
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез