ШФ
Шафкат Файзрахманов
23 гыйнвар, 2013 ел

Ялда идек без дуслар

Пара башланды күптән,
Мин генә төшмим күктән.
Йөзәм хыял илендә,
Әйтерсең хаман өйдә.

Яллар булды бик кыска,
Ял булмады бит башка
Авылга кайткан булып
Юлга сәгатьләр куып.

Озын бит аралары,
Начар Рәсәй юллары
Чокырлар да, сикертмәләр
Машинамны бетерәләр.

Тиз генә кайтасы килә
Ныгърак чабасы килә,
Сөйгәнемне кочагыма
Тизрәк кочасы килә.

Артта калдырып шәхәрне,
Куп йортлы бу жирләрне
Чаба тимер ат алга
Талпына күңел авылга.

Көтә анда дуслар, туганнар,
Кич чыгарга клубтагы кызлар.
Һәм дә инде әти-әнием,
Ин кадерлем - бәхетем минем.

Күңел көтә очрашуны,
Сезнең белән аралашуны.
Яңалыклар белән бүлешүне,
Сөйгән кызым белән үбешүне.

Юллап шигерьләр генә
Тынычлык керми күңелгә,
Барыбер ул талпына
Бердән-бере янына.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 2301131577
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез