ШФ
Шафкат Файзрахманов
24 гыйнвар, 2013 ел

Икәү уйлаган хыял..

Тормыш сала кайгыга,
Мине тагын аера.
Үзенен ике ярына,
Утырта ялгызлык ярына.

Айрылырга мин ашыкмыйм,
Бу хакта уйларга тырышмыйм.
Сиңа бәйләнгән язмышымны,
Бер ялгызым яши алыйммы.

Бу аралар сынавы,
Кирәк аның сынмавы.
Ике ярда хәбәрсез калдырып,
Сыный безне тормыш сукмагы.

Пар аккошлар йөзә зәңгәр күлдә,
Пар йолдызлар яна күкләрдә.
Нигә соң без ике гашыйк йөрәк,
Бу уеннан чыктык тәгәрәп.
Аерылышу
Уникаль идентификатор: 2301131581
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез