ШФ
Шафкат Файзрахманов
24 гыйнвар, 2013 ел
Сагынам җаным сине,
Аңлыйсыңмы хисемне!?
Күрешмәгән атналар,
Бик озак бит узалар.

Янәшәңдә гел булырга
Назлап кочып торырга,
Яратам дип кабатларга
Җаным язсын сиңа гына.

Ерак ара сыный сөюне,
Үзем генә беләм көюне.
Сине күрергә теләвемне,
Аңла укып шигъремне…
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2301131583
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез