ШФ
Шафкат Файзрахманов
24 гыйнвар, 2013 ел

Аерды безне соңгы звонок.

Инде күптән шалтырады,
Бар коридор яңгырады.
Безне дә аерып алды,
Ике якка ташлады.

Аралар инде ерак,
Күрешми тордык озак.
Мәхәббәтне сынадык,
Җаным бер дә сынмадык.

Сөйләштек, аралаштык
С м с лар языштык.
Араны суытмадык,
Жаным бергә без калдык.

Узды инде көннәр, атналыр
Алар артыннын уздылар айлар.
Безнең генә көннәр санаулы,
Янәшә торган минутлар озакмы.?..

Күңелдә шатлык булган чагында,
Син җаным минем янымда.
Шул вакыт белмим кая ашыга..?
Инде кабаттан безне аера.

Сагыш илендә йөрим атналар,
Нигә бәхетне шулай аералар.
Бергә булырга алар туганнар,
Ник соң язмышны шулай язганнар…
Аерылышу
Уникаль идентификатор: 2301131584
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез