ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел

Була бит ул ялгышлар

Әйтә алмый бер кем дә
Ялгышмыйм дип мин бер дә.
Булганнары артта калсын
Яңасын тудырмасын.

Үз хатаңда өйрәнәсең,
Дөньяны танып беләсең.
Алга хәзер атлаганчы,
Ни буласын уйлачы!

Кайгырт син киләчәкне,
Үрнәк ит Үткәннәрне.
Яхшыга гына омтыл
Булма тавышсыз был-был.

Тормышың үз кулыңда,
Уең үз акылында.
Атлый гына күр алга
Күз салма башкаларга.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2401131640
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез