ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел

Кем көтте минем шигырьне

Тапмагач мәгьнә язуда
Уйладым башка язмаска.
Түзеп тордым уйламыйча,
Ак кәгазгә сүзләр язмыйча.

Беркем укырга теләми,
Минем сүзләр кирәкми.
Хыялый дип уйлыйлар
Әйтергә генә кыймыйлар.

Өметсез кебек хыялым
Файдасыз булган уйларым.
Язып кына дөньяда
Булмый яшәп хаманда.

Язу бит ул хөнәр түгел,
Түгел инде ул шөгел.
Сәләт юк бит бар кешедә,
Ә кайсы булып та бетерә.

Син яшәүдән тәм тапкач
Бу фикерне укыгач,
Игътибар бирмә сүзләргә
Бары салып куй йөрәгеңә.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2401131641
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез