ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел
Ачып кердем бәхет капкасын
Үкенечкә генә калмасын.
Халкым мине хәрчак яратсын,
Мин барлыгын мәңге онытмасын.
Язам бары аңа багышлап,
Китмә халкым,Туган якны ташлап.
Эзләмә син яктылык ерактан,
Тапсаң да син барма артыннан.
Юкмы сина туган җиреңдә
Зур ышаныч ургә менәргә.
Әлбәттә бар...
Туган җир...
Безнен бабайлар сугышкан
Алар купме кан койган.
Безнең тыныч тормыш өчен
Куйганнар барлык көчен.
Күпләр үлеп калганнар,
Ватан өчен ауганнар.
Хәтта егылыр алдыннан
Фашистларга атканнар.
Күпме шагырь сугышкан
Татарлар арасыннан.
Аларнын батырлыгыннан
Бар кеше хәйран калган.
Шигерьләре дәрт өстәгән,
Халыкны алга йөдәткән.
Без аларга рәхмәтле,
Татар халкы күәтле.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2501131677
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез