ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел
Искә төшә авыр чак,
Уйда берни булмаганда.
Гөрләп тора тирә як
Сиңа күңелсез булганда.
Тавышлары яңгырый
Тирә яктагы халыкның
Әйтерсең колак чыңлый
Тавышларын бит тыңлый.
Ул миңа уч иткәндәй,
Әйтерсәң аңлап көлгәндәй.
Кирәксезне ишетә
Ә башка бит шул җитә.
Керешә ул уйларга,
Бер уңай фикер табарга.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2501131678
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез