ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел
Төрле хәлләр булгалый
Вакытка карап тормый.
Кайчак авыр булганда,
Дустым торсын янымда.
Агач үсми тамырсыз
Кеше яшәми дуссыз.
Төрле адәм очраса да
Гел яхшыга булмаса да
Кеше сайлана белә
Дусны бит күңел сизә.
Бу юлларны язабыз
Дусларым сез аңлагыз
Бөтен халыкка әйтәбез
Гөмергә бит бергә без.
Әллә ниләр очраса да
Авыр булып тоелса да,
Карамабыз бер нигә
Чөнки дуслар без бергә.
Авырлык килсә сиңа,
Дустым бер дэ кайгырма
Булганда син безнен янда
Югалмабыз дөньяда.
Нинди генә без телдә
Эндәшлибез бер-беребезгә.
Брат,бажай һәм дә әзи
Башкалар безне күзли
Аңламыйлар бит алар
Кайчак аптрап калалар.
Ә безгә бит күңелле
Барыбыз бит бер төрле.
Охшаш безнең шаярулар,
Аергысыз без дуслар.
Бар кеше дә яза алмый
Нигә икән кем аңлый?
Аллах биртигез яраткан
Ә кем моны аңлаткан?
Кеше яза дусларга
Ә кайберәүләр акчага!
Инде була арада
Хыяллые танылырга.
Дөрес, иҗат хыял дөньясы
Бары аңа чумасы,
Хисләреңне чистартасы
Һәм язарга тотынасы.
Бар кеше дә бар сәләт,
Ләкин җитми бит теләк.
Барсы омтла югарыга,
Жиңел генә баерга.
Бар дөнья яши акчада,
Кагәзь, көмеш, бакырда.
Ни мәгънә соң байлыкта,
Әгәр иҗат булмаса…
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 2501131680
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез