ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел
Урамда буран дулый,
Никләр соң ул тиз тынмый?
Себерә генә карны,
Хәрап итә бөтен ялны.
Янып,пешеп көрибез,
Алсулана йөзебез.
Инде керер алдыннан,
Хәр кеше арган,талган.
Кемдер сөйли эш юк дип.
Язга хәтлек тынлык дип,
Кар басып киткән диеп,
Утырган өенә кереп.
Ялкаулана ул кеше
Алга бармый бер эше,
Сәбәп булса эшләмәскә
Өйдән чыгып китмәскә,
Караватта ятарга
Вакыт җиткәнче ашарга.
Бу дөньянын рәхәтлеген
Өйдә ятып белмәссең.
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 2501131681
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез