Үтеп барам урамнан,
Бер баланың каршыннан.
Кызыл күзле ул бала
Ялгызы басып тора.
Яшьле бит аның күзләре,
Сизлә! Кайгылы, йөрәге.
Мин түзмәдем, дәштем аңа:
-Ник бер үзең син бала?
Әллә инде адаштың?...
Аның кайгылы йөзләре,
Яшьле лә бит күзләре.
Ул миңа бирде җавап,
Минем тәнем куйды калтрап.
-Мин, ди-абый ялгызым,
Балалар йортыннан качтым.
Рәхәт түгел миңа анда,
Үкенәм кайчак туганга.
Кая икән әнкәем?
Хыялдыгы әткәем?
Аларны килә күрәсем
Нык кочаклап, үбәсем.
Шуннан кызкай башын ия
Үзе яшьле күзен сөртә.
Һәм кинәттән түзә алмый.
Кычкырып елый башлый.
4
0
354
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез