ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел
Мин яратам дөньяны,әйләнә-тирә якны
Анда булган халыкны,Һәм якын дусларымны.
Чын дуслар минем таяныч, ә туган як юаныч.
Туган якка мәхәббәт,зур рәхмәт Һәм дә хөрмәт
Булачак миндә гомергә, әлегә бит йөрәгем тибә,
Һәр йөрәк тә тибә ул утка,суга керә ул.
Ләкин Һәр бер йөрәктә,юк мәхәббәт үз иленә.
Илнең кадрен белергә, аның өчен үләргә
Упкыннарга төшкәч тә давыл булып менәргә.
Ком бураны булып чүлдә сине күмеп китсә дә
Илеңә син бурычыңны йорт йөрәгең түрендә.
Ятимгә, без ятим дип дәшәбез бит гомердә
Әмма ялгышыбызны аңламыйбыз без бер дә.
Туган ягыңда кеше керми ятимнәр рәтенә,
Үз илеңдә һәр иртә шатлыктан сөендерә.
Мин телим бар кешегә гөрләп кенә яшәргә.
Сау-сәламәт булырга һәм үз ярын табарга.
Эшләмәсәләр ялгышлар, җирдә бит тәртип туар.
Барсы аңласа иде гел алга барса иде,
Җирдә булыр тынычлык,хөкем сөрер бит муллык.
Мин сөенәм илемдә сугышлар беткәненә
Рәхмәтле бит мин шуңа,мәрхүм туганнарыма.
Алар барган сугышка туган илне якларга.
Саклаганнар илебезне ,безнең туган җиребезне
Без аларның нәселеннән,баш тартмасбыз илебездән
Илгә кергән дошманга юк тыр мәңге качарга.
Качса барбер табарбыз бауга бәйләп асарбыз,
Безнең газиз илебезгә хаксыз беркем керергә.
Безнең бабайлар герой. Дошман команда, отбой!
Татар халкы бит горур баш имичә ул торыр.
Инде элек электән күпләр бит уйлап йөргән
Татарларга баш күтүрү, үз-үзеңне бит күмү.
Безнең бит халык көчле, барысыда бит бер ишле
Ләкин бар арасында, тап төшеруче халыкка.
Андыйга сез калмагыз, аңларга тырышмагыз,
Яшәгез сез бергәләп, халык белән бергә гөрләп.
Мин яратам туган җирне,
Үземнең туган телне.
Авылымны һәм халкымны,
Анда яшәгән дусларымны.
Багышлый гомремне дусларга,
Әти-әни туганнарга.
Мин бит алардан башка,
Тумас идем тормышка.
Ләкин мин яшим монда,һәм язам дөнья турында
Көндә каләм кулымда, яңа уйлар башымда.
Мин үзем яза башладым аннан туктый алмадым.
Теләгемне тыя алмадым, язуымны дусларга багышладым.
Дуслар дип өзлә үзәгем, атлыгып тора йөрәгем.
Гомер бит кыска дуслар кирәкми безгә ялгышлар
Ургылыйк без гел алга, карамыйк башкаларга.
Безнең киләчәк алда, без яшәмибез бушка.
Әле алдагы тормышта танылырбыз дөньяга.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2501131695
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез