ШФ
Шафкат Файзрахманов
26 гыйнвар, 2013 ел
Мин сине сагынам
Тавышыңны юксынам
Төшемә син керәсең
Елмаясың ,көләсең.
Әйтегез ни эшләргә?
Кабат аны күрергә.
Күркәм тавшын ишетергә
Һәм янымдэ сизәргә.
Уйлама син, онытмадым
Гел синен хакта уйларым.
Елмаеп мин уяндым
Бары төштә елмайдым.
Синең белән бергә китте
Йөзләремнән елмаю
Сагыш басты күңелемне
Тагын бер үзем йөримме?!
Синнән башка авыр миңа
Күңел авыр кайгыда
Син генә аны сизмисең
Хаман ут кына өстисең.
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2501131712
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез