ШФ
Шафкат Файзрахманов
26 гыйнвар, 2013 ел
Утырам компьютер каршында
Наушник минем колакта
Һәрвакытта интернетта
Контактның сайтында.
Җырлар тыңлыйм
Шигырь укыйм
Бераздан мин уйланам
Уйга батып утырам.
Кинәт ачыла бер бит
Анда чибәр кыз бик-бик
Минем фикрем чуала
Ул кызга хис уяна.
Мин ышанмыйм мәхәббәткә
Гашыйк булуга бер күрүгә
Әмма бу шул очрак түгел
Хаман ашкына күңел.
Син мине әллә нишләттең
Фикеремне үзгәрттең
Уйларымны бутадың
Йөрәктә хис уяттың.
Әллә гашыйк булдым микән
Әллә ялгышам микән әллә?!
Инде хәзер уйланырга
Юк мәгьнә борылырга.
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 2501131713
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез