ШФ
Шафкат Файзрахманов
26 гыйнвар, 2013 ел

Рәхмәт сүзе

Мин бәхетле бу дөньяда
Туганнарым булганга
Сөйгән ярым дусларым
Гел янымда булганда.
Рәхмәт әни-әтиемә
Мин яралганга җиргә.
Сезнең каршыда баш иям
Гомергә вәгъдә бирәм.
Мине сез үстердегез
Җирдә кеше иттегез.
Авыр бит җирдә тормыш
Сынады сезне язмыш
Туры гына бардыгыз
Бердәген аумадыгыз.
Сыналмадыгыз җирдә
Бик авыр булган мәлдә.
Сезгә чиксез рәхмәтемне
Белдерәм шушы шигырьдә!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2501131714
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез