Ник әйтмәдең син алдан,
Мин сизенгән чагында.
Син юк дидең,алдадың,
Миннән колдеңме тагын?
Инде хәзер беләм барысын
Кирәкми сенең аңлатуларың.
Мин сөя идем сине җаным белән
Әмма булмадың шул иркәм минем белән.
Син миннән көлеп йөргәнсең
Хисләремне сизмәгәнсең.
Хәзер инде хушлашырга,
Килдем синең яныңа.
Ник иясең ул башыңны?
Юк,кирәкми тор горур!
Син бит мине кызык иттең
Көлдең таптадың издең.
Гафу ит дип артыңнан килмәм,
Зур ышаныч белән сине көтмәм.
Тик шушы шигъремне бүләк итәм
Бәхетле бул җаным! ... дип синнән китәм.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста