ШФ
Шафкат Файзрахманов
26 гыйнвар, 2013 ел
Кайтып барган чагынмда
Бер кыз күзгә чагыла.
Туктап калам шул чакта
Карап бары синең якка.
Ул кинәттән борыла
Һәм миңа карап тора.
Ә минем ул минутта
Танышырга теләк арта.
Түзалмича борылдым
Юлны синең якка тоттым.
Танышырга дип тордым
Әмма сүзләр тапмадым.
Әллә инде оялдым
Әллә югалып калдым.
Инде хәзер уяндым
Сиңа дәшәргә уйладым.
Менә инде син минеке
Гел кояш кебек җирнеке.
Синең белән үткән вакытлар
Йөрәгемнән мәңге югалмаслар.
Син булдың миңа хуҗа
Бирмә йөрәккә җаза
Бул мәңгегә син минеке
Мин булырмын синеке.
Үтте инде купме вакыт
Сизелмәде шул артык.
Бәхетле бит без бергә
Айрылмабыз гомергә.
Синең өчен суга керәм
Курыкмыйла утыннан.
Сине күрмәгән вакытта
Әйтерсең мин тәмугта
Тәнем яна, каным кыза
Булдыра алмый синнән башка.
Син миңа яратам дидең
Булам синеке гомергә дип
Син миңа күпме тапкыр кабатладың.
Әмма алдадың…
Бергә булган вакытларны
Салып кына таптадың.
Менә хәзер аерым
Шатлан миннән котылдың.
Миңа синсез бик кыен
Ләкин түгел мин яшь каен.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 2501131722
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез