АР
Алсу Рашитова
5 март, 2013 ел

Сагыну

Гомерләрнең мәңге түгеллеген,
Фани икәнлеген белсәм дә,
Ышанасым килә кешеләрнең,
Үзе үлгәч, җаны исәнгә.

Әнкәй җаным, син дә кайтасыңдыр,
Язлар җиткәч, берәр кош булып, -
Йә сандугач, йә карлыгач булып,
Йә кыр казларына кушылып.

Безне сагынудыр сайрый-сайрый,
Баш очыннан очып үтүең;
Синең өчен аермасы юктыр
Кош теленнән кеше теленең.

Тик без генә сине аңламыйбыз,
Без, адәмнәр, бигрәк наданбыз.
Кош телләрен аңлау кая инде –
Туган телдән мәхрүм калганбыз.

Әнкәй җаным, бик сагынам сине,
Бик аңлыйсым килә кош телен;
Ләкин кошлар бездән биек, бөек,
Ә мин – кеше генә, һаман кош түгел.
Сагыну
Уникаль идентификатор: 0503131788
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез