ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 март, 2013 ел

Әнигә

Син - иң газиз кеше безгә,
Син - яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагы?

Өебезнең кояшы - син,
Һәркемгә җитә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.

Ул тормышның һәр мизгеле,
Сөенеч белән тулсын.
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.

Өзелмәс җепләр бәйләсен
Бала - ана арасын.
Ел да шулай бәйрәм итик
Туган көн тантанасын.

Озак еллар бергә-бергә
Исәнлек белән яшик.
Үзебез әби булгач та,
Әни диеп эндәшик.

Туган көнең котлы булсын,
Безгә бергә бик рәхәт,
Кылган изгелекләреңә,
Әни, сиңа мең рәхмәт.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0503131791
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез