ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 март, 2013 ел

Әнигә

Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матур булып олыгаеп,
Җитмеш, сиксән, туксан тула.

Бүген безнең әнинең дә
Юбилее - сиксән яше.
Әниебез безнең өчен
Иң кадерле, изге кеше.

Тәрбияле, тыйнак, уңган,
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.

Балачактан әниебез,
Күпне күргән, күп кичергән.
Әти белән тормыш корып,
Биш бала сөеп үстергән.

Кайнанасын хөрмәт итеп,
Килен вазыйфасын үткән.
Әбиебез белән бергә,
Егерме ел гомер иткән.

Куркытмаган әниемне
Авылдагы авыр хезмәт.
Күрше тирә авылдашлар,
Күрсәтәләр аңа хөрмәт.

Хәзер инде әниемнең
Оныклары җиткән буйга.
Алты оныкчыгы туган,
Тиздән алар җитәр туйга.

Оныкчылар туенда да
Булсын әни урының түрдә.
Гомер атың арымыйча,
Йөзгә кадәр торсын үрдә.

Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмамын, син ул - әни,
безнең терәгебез, дисәм.

Ә без сиңа озак еллар
Әни дип сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0503131792
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез