ФК
Фирдәүсә Кәримова
7 март, 2013 ел

Хатынның әтисенә

Юбилейлар көн дә килми,
Биш-ун елга килә бер.
Шул хөрмәткә котлау әйтик,
Чөнки бабай бердәнбер.

Әллә нинди хәлләр була,
Бер утырып уйласаң.
Охшаш кешелә табыла,
Дөньяларың буйласаң.

Ходай безне туган иткән,
Бу нәселдә бар да үз.
Бабай, сиңа туган көнгә
Әйтим әле матур сүз.

Кияү булсам да үземне
Улың кебек хис итәм.
Балаң күк кабул иткәнгә,
Сиңа зур рәхмәт әйтәм.

Бабай белән кияү булып,
Гел килешеп яшибез.
Ә сез һаман яшьләр кебек,
Зур булса да яшәгез.

Үрнәк бабай белән яяшәү
Һәркемгә дә эләкми.
Мин бабайдан бик канәгать,
Башка бабай кирәкми.

Илле грамм тотыйк әле,
Минем шәп бабай өчен.
Мәңге яшь кал, һич картайма,
Өстәлсен яшәү көчең.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0603131793
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез