ФК
Фирдәүсә Кәримова
7 март, 2013 ел

Яңа туган сабыйга

Аваз салды сабый җиргә,
Бәхете белән тусын.
Саулык булса, бар да булыр,
Иманлы бала булсын.

Әтисенә, әнисенә
Шатлык кына китерсен.
Ә сабыйга иң зур теләк-
Кем тапса, шул үстерсен.

Зирәк фикер, камил акыл -
Булсын сабый юлдашы.
Хәерле юл телик әле,
Бүген аның юл башы.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0603131796
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез