ФК
Фирдәүсә Кәримова
7 март, 2013 ел

Яңа туган сабыйга

Адәм белән һавалардан калган йола -
Нәсел дәвам итәр өчен бала туа.
Бу җиһанда ничек кенә яшәсәк тә,
Вакыт җиткәч кеше китә, эзе кала.

Яңа туган сабыйга да телик әле -
Тормыш юлын үткән чакта калсын эзе.
Тәрбияле һәм инсафлы булып үсеп,
Корыч кебек сау-сәламәт булсын үзе.

Әтисе дә, әнисе дә сөйсен аны,
Туып үскән газиз иле белсен аны.
Зур үскәч тә шул сөюгә җавап итеп,
Иле аша дөнъяларга китсен даны.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0603131797
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез