ФК
Фирдәүсә Кәримова
7 март, 2013 ел

Яңа туган сабыйга

Ходайдан зур бүләк булып
Бала туа - әсир итә.
Дөньясы шулай яралган,
Берәү туа, берәү китә.

Бүген сезнең йортыгызга,
Күк йөзеннән шатлык иңде.
Бала иң зур сынау үтте,
Әни тулгакларны җиңде.

Котлыйк әле чын күңелдән,
Әнине дә сабыйны да.
Алар өчен ут йотучы,
Әти булган абыйны да.

Бәхетләре булып торсын,
Саулык белән үссен бала.
Сабый исән булса гына,
Ышанычны аклый ала.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0603131798
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез