ФК
Фирдәүсә Кәримова
11 март, 2013 ел

Иргә

Тормыш безне шулай сыный,
Кирәк чакта аера.
Ә гомерләр туктап тормый,
Сиздерми үтә бара.

Инде менә бездән читтә
Хтте тагын бер елың.
Кайчакларда өзелердәй,
Чыңлыйдыр йөрәк кылың.

Тик син безгә сиздермисең,
Андый чаклар булса да.
Борчу-мәшәкатьләр белән
"Эчең-тышың" тулса да.

Килешәсең язмыш белән,
Бу - дисең, Аллаһ эше.
Авырлыкларга түзәсең,
Сокланырлык нык кеше!

Туган көнең котлы булсын,
Гаиләбез терәге!
Сау-сәламәт, озак еллар
Типсен синең йөрәгең!
Туган көн
Уникаль идентификатор: 1003131801
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез