ФК
Фирдәүсә Кәримова
11 март, 2013 ел
Җир шары дә эшсез тормый,
Әйләнә дә әйләнә.
Ул әйләнгән саен еллар
Гомерләргә бәйләнә.

Менә тагын бер ел үтте,
Җитте гомер бәйрәмең.
Туган көнең хөрмәтенә
Шигъри теләк бәйләме.

Яшь чакларда уйланмаган
Уйлар килщ башларга.
Саулык белән узган гомер
Тиң ул асылташларга.

Шул саулыкка өстәп Ходай
Бирде, бераз, акчасын.
Эшсез интекмәсеннәр дип,
Өстәп торды бакчасын.

Ялгыз гына яшәмәдек,
Күп булды таныш-белеш,
Казандагы хәзинәдән
Чыкты күпләргә өлеш.

Гомер булгач, шалтырады
Кайчак савыт-саба да,
Кичтән шалтраса, иртән
Коймак пеште табада.

Шулай бастык ачуларны
Чәй эчеп иртәләрен.
Җитәкләшеп бергә үттек
Бу тормыш киртәләрен.

Мәхәббәт тә тыйнак булды,
Җете кызыл булмадык.
Күңелләрне рәнҗетерлек,
Шөкер, гөнаһ кылмадык.

Синең бүген туган көнең,
Теләгем - шул уңайдан.
Саулык белән тигезлекне
Сорыйк әле ходайдан.

Алда картлык көтеп торсын
Шатлык, бәхеткә тулып.
Ә без яшик, бер-беребезгә
Терәк һәм кирәк булып.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 1003131802
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез