ФК
Фирдәүсә Кәримова
27 март, 2013 ел
Юбилей, тантана булса,
Шигырь белән котлый халык.
Без дә язып карыйк әле
Шул халыктан үрнәк алып.

Быел синең истәлекле
Туган көнең, юбиляр дус.
55 яшьлек хезмәттәшләр
Арасына рәхим ит, уз!

Синдәй нәфис, гүзәл затны,
Күрү - бәхет арабызда.
Ник дисеңме? Чын күңелдән
Яратабыз барыбыз да.

Кешегә якын булырга
Тырышу хас җисемеңә.
Шушы сыйфат туры килә
Мулла кушкан исемеңә.

Зыялы һәм нәзәкәтьле,
Сабыр һәм тыйнак холыклы,
Шундый күркәм сыйфат белән
Шаккатырасың халыкны.

Гүәдәң зифа бик килешле,
Зәвык белән киенәсең.
Һәр кешенең уңышына
Чын күңелдән сөенәсең.

Җыйнап әйтсәк, юбилейга
Мактар сүзләр тау кадәрле.
Санап тормыйм, иң кирәге -
Син бит безгә бик кадерле.

Һаман шулай, ягымлы һәм
Гаиләңә бик кирәк бул.
Ярдәм сорап керүчегә
Бүгенгедәй нык терәк бул.

Юбилеең котлы булсын,
Шатлык, бәхет белән яшә.
Җаныңа якыннар белән
Язмыш йөртсен гел янәшә.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2703131804
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез