АМ
Алия Муллаяровна
11 март, 2013 ел

Абыйга

Бу дөньяда була шундый хәлләр
Язмыш куя сиңа бер сызык.
Шул сызык бит синең тормышыңда
Торачак ул, мәңге тик балкып.

Килде ул көн: абый син бит киттең
Киттең тик ерак бер далага.
Сагынып искә алабыз сине көн дә
Ник киттең соң абый еракка?

12 нче июнь хәтеремдә
Күз алдымда хаман елаулар.
Әти-әни ничек түзде икән
Нигә безгә шундый сынаулар?

Альберт абый,син гел безнең исебездә
Искә алабыз бит хәр иртән.
Төшләремә кереп минем әйтче
"Сагындым бит сезне мин күптән".
Сагыну
Уникаль идентификатор: 1003131803
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез