ФК
Фирдәүсә Кәримова
26 март, 2013 ел
Җир җиләге пешкән чак бу,
Гөлләр чәчәк аткан чак.
Шушы мәлдә син тугансың,
Теләк телик бер кочак.

Гел шат булып йөрсен диеп,
Куйганнардыр исемеңне.
Тыйнаклык сыйфаты бизи
Синең затлы җисемеңне.

Замананың күп хатын-кызы
Онытты бу сыйфатны.
Тыйнак, сабыр булса гына
Матур хатын-кыз заты.

Синдә, дускай, бу сыйфатлар
Икесе дә җитәрлек.
Тыныч яши беләсең син,
Соклангыч, ис китәрлек.

Эчләреңдә ут булса да,
Чыгармыйсың ялкынын.
Йөзләреңдә җәй җылысы,
Күренми кыш салкыны.

Шатлыгын да, кайгысын да
Кичерәсең үз итеп.
Гайбәттән син һәрчак ерак,
Яшәмисең сүз йөртеп.

Әниең күк кайнанаңа,
Җитәрлек тәмле сүзең.
Йомшак булса да халәтең,
Ирләр кебек син түзем.

Бүген дә син әле һаман
Балалар дип яшисең.
Эштә хөрмәтле хезмәткәрләр,
"Менә" дигән кеше син.

Инде синең туган көнең -
50 яшьлек тантана.
Бәйрәмеңдә синең белән
Дус-ишләрең шатлана.

Барыбыз да чын йөрәктән
Бәхет, шатлык телибез.
Һаман шулай яшь көенчә,
Елмаеп яшә дибез.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2503131810
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез