ФК
Фирдәүсә Кәримова
24 март, 2013 ел
Шундый күркәм синең исем,
Холкың аннан да ямьле.
Шат күңелле, көләч йөзле,
Телең балдан да тәмле.

Аллаһ яраткан колына
Барсын бирә мул итеп.
Шундый тырыш балаларың,
Сокланабыз ис китеп.

Биргәненә риза булып,
Матур тиеп яшисең.
Тормыш юлын үтәр өчен
"Менә" дигән кеше син.

Юбиляр дус, җыйнап әйтсәк,
Күңелләргә якын син.
Картаймас күңелең белән
Учактагы ялкын син.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2403131811
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез