ФК
Фирдәүсә Кәримова
19 март, 2013 ел
Эшчән, тырыш, уңган, булган,
Туган җанлы, пөхтә, чиста.
Хак Тәгалә күңелеңә
Кызганмаган нечкә хис тә.

Борчыласың һәр мизгелгә,
Вак нәрсә юк синең өчен.
Җаның әгәр тыныч булса,
Артып тора яшәү көчең.

Ансат хезмәт эзләмисең,
Шөкер итеп һәрчак эштә.
Дус, туганны бергә бәйләп,
Син җаваплы һәрбер төштә.

Төгәллекне яратасың,
Гөл коясың кулларыңнан.
Син калдырган эзне табу
Җиңел йөргән юлларыңнан.

Матур итеп бәйлисең дә,
Зәвык белән киенәсең.
Нәни генә уңышка да,
Чын күңелдән сөенәсең.

Синең өчен бик кадерле
Үскән йортың, туган ягың.
Хатирәләргә уралган
Онытылмас бала чагың.

Ышанычлы сеңел дә син,
Терәк үзеңнән яшьләргә.
Синнән өйрәнергә кирәк
Матурлык тоеп яшәргә.

Туган көннәр ел да була,
Ел да теләнә теләкләр.
Гомер буе бәйләп торсын
Бергәләп типкән йөрәкләр.

Туган көн
Уникаль идентификатор: 1903131820
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез