ФК
Фирдәүсә Кәримова
19 март, 2013 ел
Алсу, дускай, туган көнең белән,
Кыш көнендә тугансың икән.
Йолдыз булып яуган ап-ак карлар
Күңелеңне чиста, саф иткән.

Тыйнаклыгын бүләк итте микән
Кыш аеның айлы ак төне.
Зыялылык белән бүлешкәндер
Актанышның сихри, мул Сөне.

Мирас булып әти-әниеңнең
Таләпченлек сиңа күчкәндер.
Гомер юлың, белгеч булыйм диеп,
Гыйлем өстәү белән үткәндер.

Шуңадыр шул бүген шикләнмичә,
Нык торасың баскан җиреңдә.
Галим дигән дәрәҗәле исем,
Каршы алсын тормыш үрендә.

Күңелеңдә булган бар теләкләр
Көтмәгәндә ашсын тормышка.
Тыныч холкың, эшчән табигатең
Алып барсын сине уңышка.

Ә без сине бүген чын күңелдән
Туган көнең белән котлыйбыз.
Тигезлекләр белән озак яшә,
Кешеләргә кирәк бул, дибез.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 1903131821
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез