ФК
Фирдәүсә Кәримова
19 март, 2013 ел
Бик нәни бер коллектив бар
Зур коллектив эчендә.
Кечкенә, тик төш кенә ул
Коллектив үз көчендә.
Чөнки аның җитәкчесе -
Барыбызга - үз кеше.
Якларга да, сакларга да
Гүзәлнең җитә көчә.
Аның белән шактый еллар
Эшлибез бергә-бергә.
Язсын Ходай аның белән
Дус булырга гомергә.
Акча санап арып китсәк,
Бергә эчәрбез чәен.
Юбилей бәйрәм булганда,
Әз-мәз эчәбез маен.
Шулай итеп эшләгәндә
Рәхәт ул яшәүләре.
Җитәкчегә дә үз итеп,
Дустым, дип дәшүләре.
Сиңа, дускай, барыбыз да
Телибез ныклы саулык.
Саулык булса бар да булыр,
Исәнлек - тиңсез байлык.
Аннан килеп иң зур теләк -
Күрмә бала хәсрәтен.
Хак тәгалә насыйп кылсын
Ике дөнья рәхәтен.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 1903131823
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез