ФК
Фирдәүсә Кәримова
19 март, 2013 ел

Хисапчы ханымга

Кызык һөнәр - кисә, бүлә,
Тапкырлый, куша, ала.
Безнең экономист Гүзәл -
Авылда үскән бала.

Гомер буе акча саный,
Үтә җаваплы эше.
Айга ике тапкыр Гүзәл
Һәркемгә кирәк кеше.

Ә безгә ул көн дә кирәк,
Аны без дус итәбез.
Әз генә күрешми торсак,
Бик сагынып көтәбез.

Гүзәл дуска 45 тулган,
Котлыйбыз аны бүген.
Парлы килеш тартсын дибез
Тормышның авыр йөген.

Балалары гел өзелеп,
"Әни" диеп торсыннар.
Ире белән бергә-бергә
Тигез тормыш корсыннар.

Кыскасы бар теләкнең дә
Матуры сиңа булсын.
Тормыш дигән сихри бакчаң
Шаулап чәчәккә тулсын.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 1903131822
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез