ФК
Фирдәүсә Кәримова
2 апрель, 2013 ел
Менә тагын шомырт чәчәк атты,
Бәбкә үлән япты җир өстен.
Бу җир шарын әйләнә, ди халык,
Әйләнәдер, хактыр, дөрестер.

Әйләнәдер, әгәр әйләнмәсә,
Атар идеме таң сызылып.
Тәпи киткән эздән истәлекләр
Барыр идемени сүзылып.

Син туганнар шул шар күчәрендә
Ничә тапкыр чыккан әйләнеп.
Ярты гасыр гомер сукмагына
Хатирәләр калган бәйләнеп.

Саклык белән генә актарганда
Бар шатлыгы, борчу-сагышы.
Ник бу кадәр сагындыра икән,
Әй, бу гомеркәйләр агышы.

Шатлыкларны никтер охшаш диләр,
Борчу гына үзгә борчудан.
Йөрәк әрни кайчак абынудан,
Баш әйләнә күккә очудан.

Былтыр гына синең туган көнне
Бәйрәм иткән идек олылап.
Вакыт тәгәрмәче кай арада
Чал тарихка күчкән ел урлап.

Инде быел сиңа 50 тулды,
Ә син әле һаман яшьлектә.
Миңа калса, син һич картаймыйсың,
Бу дөньяда 100 ел яшәп тә.

Чөнки синең, дустым, күңелләрен
Бәллүр сыман нечкә һәм хисчән.
Изге җаның шундый кешелекле,
Үзең тырыш һәм дә бик эшчән.

Без бит сине шундый яратабыз,
Сиңа - теләкләрнең олысы.
Гомерләрне бергә үткән чакта,
Барыр юлның иң-иң турысы.

50 яшь - гомер уртасы дип,
Борынгылар беләп әйткәеннәр.
Печать сугыйк шушы гыйбарәгә,
Туры килсен алар әйткәннәр.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0204131827
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез